Бүген “Родительский университет” клубы эшчәнлеге кысаларында 76 нчы номерлы балалар бакчасы нигезендә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Лилия Курбатова “Балалар куркынычсызлыгы” темасы белән чыгыш ясады. Чыгыш барышында ата-аналарның үз балаларының куркынычсызлыгы өчен җаваплылыгы турында сөйләнде. РФ эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән эшләнгән видеоматериал күрсәтелде.
Барлык катнашучыларга да “Веста” үзәге күрсәткән социаль хезмәтләр турында язылган буклетлар таратылды.