Яр Чаллыда «Мир детства» балалар рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
1 нче апрельдән 25 нче майга кадәр Яр Чаллының Социаль яклау идарәсе һәм  РФ пенсион фонды идарәсе патронатасында Яр Чаллыда  инвалид һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында “Балачак дөньясы” дигән балалар рәсемнәре конкурсы үтте. Бүген әлеге конкурсның нәтиҗәләре чыгарылды.
    Яр Чаллының “Солнышко” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2 номинация буенча искиткеч, әкияти рәсемнәр урнаштырылды: “Әкияттә кунакта”, “Минем яраткан паркым”, “Җиңү салюты”.
    Үз эшләрен “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Солнышко” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, 67 нче номерлы, 68 нче номерлы һәм 69 нчы номерлы урта коррекцион гомум белем бирү мәктәпләре тәкъдим итте. Барлыгы конкурста 97 бала катнашты.
    Конкурсның жюри әгъзалары - Яр Чаллының РФ пенсион фонды идарәсе башлыгы, социаль яклау идарәсе башлыгы, “Я сам” балалар клубы белгечләре иде. Алар җиңүчеләрне 3 яшь категориясендә сайлады: 3 яшьтән 7 яшькәчә, 8 яшьтән  12 яшькәчә, 13 яшьтән 18 яшькәчә.
    1 июндә үзәк мәйданчыгында җиңүчеләрне котлау тантанасы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International