Эльмира Зарипова Аксубай районында булып кайтты

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
    Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубай районында булып кайтты, анда сайлаучылар белән кандидатларның очрашулары узды. Чара барышында кандидатлар киләчәктә дә бистәне яхшырту, социаль-икътисади программалар эше турында сөйләште.
    “Аксубай районының кураторы булгач, мин монда бик еш булам. Монда уңай якка үзгәрешләр күренеп тора. Балалар мәйданчыклары барлыкка килде, Геройлар Аллеясы, үзәк мәйдан яхшы якка үзгәргән. Яшәү сыйфаты да башка. Шулай ук районда гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә, эш һөнәрләренең престижын арттыруга зур игътибар бирелә” - дип билгеләде министр үз чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International