Балтач районында балалар ышаныч телефоны рекламасы буенча флешмоб үтте

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә Балтач муниципаль районында “Волонтер” үзәге активистлары һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләре “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә  балалар ышаныч телефоны рекламасы буенча флешмоб үткәрде.
    Флешмобның максаты – күңелле чара ярдәмендә халыкка  ышаныч телефоны турында сөйләү. Әлеге чараны үткәрер өчен күп тырышырга туры килгән: рәсемнәр конкурсы, плакат, беләзек һәм визиткалар ясау, бию өйрәнү.
    Балтачның үзәк мәйданында үткәрелгән флешмоб тамашачының игътибарын җәлеп иткән. Визиткалар, плакатлар, рәсемнәр ышаныч телефоны номерын ачык күрсәткән. Яхшы кәеф, дустанә атмосфера ышанычлы аралашуга сәбәп булган. Әзерләнгән ачык якты беләзекләр, шарлар, асфальтта ясалган рәсемнәр барысы да – ышаныч телефоны турында мәгълүмат тарата алуга булышлык иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International