Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Иртәгә Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге КАМАЗ культура сарае бинасында вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ярминкә эшчәнлегендә 10 оешма катнашачак: АО «ЭР - Телеком Холдинг», ГАУЗ «Городская поликлиника №6», МБОУ «СОШ №25», Ульяновский отряд филиала ФГП “Ведомственная Охрана Железнодорожного транспорта РФ на КЖД”, «Татнефть-АЗС Центр» ААҖсе филиалы һәм башкалар.

Аларга түбәндәге белгечлекләр буенча вакант урыннар тәкъдим ителәчәк: бүлек мөдире, табиб, шәфкать туташы, пешекче, техник, электрчы, АЗС операторы, стрелок, йөк машинасы йөртүче, ярдәмче эшче, җыештыручы һ.б.

Ярминкәдә оешмаларның кадрлар бүлеге вәкилләре белән очрашырга була, алар тәкъдим ителгән вакансияләр буенча тулы мәгълүмәт алу мөмкинлеге дә биреләчәк.

Чара Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорт адресы буенча узачак. Башлана сәгать 10:00.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International