Яр Чаллының “Асылташ” приюты тәрбияләнүчеләре “Юный патриот” хәрби спорт уенында катнашты

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
    Шушы көннәрдә  Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре  Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган “Юный патриот” дигән хәрби-патриотик уеннарда катнашты. Уенны Түбән Каманың “Балкыш”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты оештырган. Ярышлар спорт лагере нигезендә Менделеевск, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алексеевск районнарыннан килгән командалар катнашында булды.
    Ярышта балалар авыр, киртәле маршрут буенча узды, көчтә, өлгерлектә, тизлектә көч сынашты. Төшке ашка солдат боткасын авыз иттеләр.
    “Асылташ” приютының “Бойцы России” командасы автомат җыю-сүтүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ә  сәнгать үзешчәнлеге конкурсында иң яхшы чыгыш ясаган өчен грамота белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International