Биек Тауның “Өмет” үзәге тәрбияләнүчесе үзенең 88 яшьлеген билгеләп үтте

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Биек Тау районы Дөбияз авылында торучы Бөек Ватан сугышы ветераны Гәзизулла Хәмидуллинга 88 яшь тулды. 2014 елның ноябреннән Гәзизулла Хәмидуллин Биек Тауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль-көнкүреш ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан ярдәм күрә. Бүген аның турында социаль хезмәткәр Фәүзия Каюмова кайгыртты.
    Сугыш ветераны Гәзизулла Хәмидулла улын туган көне белән Биек Тау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов котлады. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек һәм озак яшәү елларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International