Түбән Камада югары уку йортын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан шәһәренең икътисад идарә итү һәм хокук институты вәкилләре белән берлектә югары уку йортын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды.
Чарада шәһәрнең төрле предприятия һәм оешмалары катнашты. Эш бирүчеләр 30 вакансия тәкъдим иттеләр. Алар арасында: пешекче, тәрбияче, юрист, эколог, экономист, менеджер, корректор, педагог-психолог һәм башкалар булды.
Вакансияләр ярминкәсенә 39 кеше килде, шуларның 8 кабат собеседованиега чакыру алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International