Түбән Кама “Веста” үзәге белгечләре балаларга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү очракларын профилактикалау кысаларында дәрес үткәрде

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
    Түбән Каманың “Веста” балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булганнар арасында каты мөнәсәбәтләр һәм көч куллануны профилактикалау кысаларында ведомствоара патронажда торучы 15 гаиләнең балалары өчен “Аралашу сәнгате” дәресе үткәрелде.
    Дәрес “Урынны алыштыру” активатор-уены белән башланды, әлеге уен барлык катнашучыларны тиз арада чара барышына кертергә ярдәм итә. Балалар ике командага бүленеп киләсе күнегүләрне эшләде: “Крестики-нолики”, “Аплодисменты”, “Разноцтветные пожелания”. Балаларга соңгы уен  аеруча ошады. Алар күңелгә ятышлы ягымлы сүзләрне ишетеп кенә калмады, ә үзләре дә башкаларга әйтә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International