Түбән Каманың “Веста” үзәгендә балаларга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү очракларын профилактикалауда актив ярдәм итү буенча семинар оештырылган

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында  37 СУЗ һзм ВУЗ студент-волонтерлары өчен балаларга карата көч куллану һәм рәхимсезлек күрсәтү очракларын профилактикалауда актив ярдәм итү буенча практик юнәлтелгән семинар үткәрелде.
Катнашучылар каршында сәламләү сүзе белән “Веста” үзәге директоры Татьяна Мыльникова чыгыш ясады. Үзәк психологы Ольга Лесовая балалар ышаныч телефонына килгән шылтыратулар статистикасы белән таныштырды. Семинар барышында социаль педагог Лилия Курбатова “Равнодушие и участие” дигән кинотренинг үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International