Балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждения командалары “Юный патриот” дигән хәрби-патриотик уенда катнашты

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Камада патриотик тәрбияләү эше кысаларында балигъ булмаганнар өчен махсуслаштырылган учреждения командалары арасында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Юный патриот” дигән хәрби-патриотик уеннар үткәрелде.
    Чарада Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Яр Чаллының “Асылташ”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Түбән Каманың балалар йорты, “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Менделеевск районы “Камские зори”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Минзәләнең “Тургай”  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты һәм Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты командалары катнашты.
Уен программасы  хәрби-кулланма спорт төре буенча ярышлардан торды: киртәләр белән йөгерү, противогаз кию, автоматны җыю һәм кире сүтү, ату һәм башка күп ярышлардан торды. Белемнәрне тикшерү максатыннан интеллектуаль  викторина да оештырылды.  Уеннардан соң катнашучы һәм кунаклар өчен кырда табын әзерләнгән иде.
Ял итеп алгач тагын ике конкурс узды. Сәнгать үзешчәнлеге “Җиңү язы” һәм “Бөек Ватан сугышы кечкенә геройлары”. Бу конкурсларны Бөек Ватан сугышы ветераннары  Екатерина Демидова, Альбина Аделева Анна Агафонова бәяләде. Хәрби спорт уенында “Балкыш” социаль приютының “Орлята” командасы беренче урынны алды, икенче урынны “Забота” социаль приютының “Морские волки”, өченче урынны Түбән Кама балалар йортының “Патриот” командасы алды. Җиңүчеләр кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International