Теләченең “Родник” үзәгендә педагогик үстерү программасы буенча чара үткәрәләр

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
    Теләченең “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре социаль куркыныч хәлдә булучы гаиләләрнең мәктәпкәчә һәм мәктәптә укучы кечкенә балаларының социаль адаптацияләшүләренә ярдәм итү максатыннан “Танышу” темасына «Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» дигән педагогик үстерү программа буенча дәрес үткәрделәр.
    Үткәрелгән чараның нәтиҗәләрен социумда балаларның адаптацияләшү дәрәҗәсе артыр, интеллектуаль һәм коммуникатив күнекмәләре үсәр, тигез хокуклы аралашырга омтылырлар дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International