Әлмәттә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылды

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
    Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Чарада инвалидлар, эшсез халык, үзәктә учетта торучылар һәм барлык теләүчеләр катнашты. Ярминкәгә Әлмәтнең 7 предприятиесе һәм оешмалары чакырулы иде.
    Килгән халыкка 150 ваккант урын тәкъдим ителде. Алар арасында: вахтер, инженер-технолог, слесарь, кондуктор, маляр, машина йөртүче, җыештыручы һәм башка бик күп белгечлекләр бар иде.
    Чарага 100дән артык кеше килде, шуларның 7 эш урыннарына җибәрүче кәгазь бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International