Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының иң яхшы бәйрәмчә бизәлеше буенча үткән Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына белем бирү “Эффективное управление: Стратегия. Действия. Результат” программасы ачылу кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ТР муниципаль районнары, шәһәр округларының иң яхшы бәйрәмчә бизәлеше буенча үткән Республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
Муниципаль берәмлекләр башлыкларына Вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов акчалы сертификат һәм дипломнар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International