Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә яшүсмерләр арасында кабат хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән тренинг уздырдылар

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары  яшүсмерләр арасында кабат хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән социаль-психологик комплекслы дәресләр үткәрүне дәвам итәләр.
    Чираттагы чарада Бөгелмә шәһәре 18 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары катнашты. Үзәкнең белгече балалар белән норма, кагыйдә, канунны белүне актуальләштерүгә юнәлдерелгән “Закончи фразу” күнегүсен үткәрде. Шуннан катнашучылар кагыйдәләр һәм кануннар турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерде.
    Очрашу ахырында катнашучылар белән үзең турында кайгырту, кайбер тәкъдимнәр һәм сорауларны кире кага белүгә юнәлдерелгән “Давление группы” күнегүсе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International