Алабугада “Алтын яшьтәге” волонтёрлар ике яңа аллея утыртты һәм Александров паркын чистартуны оештырды

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты волонтерлары  ике яңа аллея утыртты һәм экологик акция үткәрде.
    Беренче аллея - “Гаилә аллеясы” Халыкара гаилә көнендә барлыкка килүе очраклы түгел, аны “Алтын яшь” өлкәннәр отряды катнашучылары һәм балалар йорты тәрбияләнүчеләре утыртты. Алар бергә туган көннәрне, өмәләр уздырды, сыерчык өйләре, мастер-классларда төрле поделкалар ясады, бер гаилә кебек булдылар. Нәтиҗәдә “Гаилә аллеясы” утыртырга карар кылынды.
    Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелгән чаралар кысаларында “Хәтер аллеясы” утыртылды. Аллеяны утыртырга “Алтын яшь” волонтерларына балалар йорты тәрбияләнүчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, психоневрологик интернат карамагындагылар булышты. Аллеяга башлангыч салып, ике буын 20 чыршы тирәсе утыртты.
    “Алтын яшь” волонтерларының тагын бер акциясе экологик характерда “Чиста парк” дип аталды. Александров паркы интернат-йорт янында урнашкан. Ул өлкәннәрнең генә яраткан урыны түгел, ә шәһәрдә яшәүчеләрнең дә яратып өлгергән урыны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International