Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балаларны “Подари улыбку детям” бәйрәменә чакырды

2015 елның 19 мае, сишәмбе
    Шушы көннәрдә Казан шәһәре “Юность” мәдәният йортында “Все вместе” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Подари улыбку детям” хәйрия концерты узды. Бәйрәмгә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагындагы гаиләләр чакырылды.
    Чара якты һәм күңелле сюрпризлар белән тулган иде. Тамаша башланганчы кунакларны аниматорлар һәм клоуннар каршы алды. Фойеда мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясаган поделкалар күргәзмәсе оештырылган иде. Концертта бию коллективлары, балалар иҗат студияләре катнашты. Инвалид балалар профессиональ артистлар белән чыгыш ясады.
    Бәйрәмгә барлыгы 300 бала килде. Аларның һәрберсе күтәренке кәеф һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International