Казанда Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр

2015 елның 19 мае, сишәмбе
    Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Республика мәгълүмати-методик үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү сферасы хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара гаилә көне уңаеннан, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр өчен “Кольцо” сәүдә үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрде.
    Чара барышында 4 мәйданчык оештырылды – бию, “африка барабаннары”, иҗат остаханәсе һәм психологик ярдәм күрсәтү мәйданчыгы. Балалар конкурсларда актив катнашты. Ахырдан барлык катнашучылар бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International