Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәскәүгә кадәр елга сәяхәтенә китә

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
    Иртәгә 60 тан артык Бөек Ватан сугышы ветераны Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча елга сәяхәтенә чыга. Сәяхәт Идел елгасы буйлап 3 палубалы уңайлы суднода 10 көн дәвам итәчәк.
    Круизда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, концлагерь тоткыннары, блокада Ленинградында яшәүчеләр, тыл хезмәт ияләре, шулай ук “Расти патриотов России” республика конкурсында җиңүчеләр һәм Суворов училищесы укучылары катнашачак.
    Круиз барышында ветераннар өчен күп кенә шәһәрләр буенча экскурсияләр оештырылачак, шул исәптән Мәскәү шәһәрендә дә.
    “Валерий Чкалов” елга лайнеры ветераннарның яшен исәпкә алып сайланды. Круизда катнашучыларның иң олысына 93, ә иң кечкенәсе – концлагерь тоткынына 71 яшь тулды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International