Кукмараның “Тылсым” үзәгендә тематик иҗат кичәсе үткәрделәр

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Кукмараның “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә “Язучы фронтовиклар” дигән тематик иҗат кичәсе узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Әлеге кичәнең инициаторы булып үзәк район китапханәсе методисты Тәскирә Сәлимова чыгыш ясады. Пенсионерлар һәм инвалидлар өчен сугыш тематикасына багышланган журналлар, китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International