Лаеш районының мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык бәйрәме кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннарының 3 нче үзешчән сәнгать “Җиңү салюты” фестивале узды.
Район фестивалендә 17 иҗат коллективы катнашты, алар барлыгы 168 кеше иде.
Чара башланганчы мәдәният йортының фойесында Ветераннар Советы “Страница военных лет” дигән альбомнар күргәзмәсе оештырды.
Коллективларның һәрберсе хореографик һәм вокал сәләтләрен күрсәтте. Ахырдан барлык катнашучыларга чәчәкләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.