ТРда яшьләргә грант бирү буенча конкурска документлар май ахырына кадәр кабул ителәчәк

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
ТР да яшьләргә социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грант бирү буенча конкурска документлар кабул итү 30 майга кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерә.
Искәртеп үтик: конкурс Татарстанның хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында уздырыла.
Конкурста катнашу өчен министрлыкка заявка һәм проект турында мәгълүмат бирү зарур. Конкурс шартлары турындагы төгәлрәк мәгълүматны министрлыкның рәсми сайтында “Конкурс” бүлегендә таба аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International