Казан предприятияләре шәһәр эшсезләренә эш урыннары тәкъдим итәчәк

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
20 майда  Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте Федераль антимонополь хезмәт уку-методик үзәге бинасында вакансияләр ярминкәсе оештыра.
    Ярминкәнең максаты – хезмәт базарында соралган һөнәрне эзләүдә яки квалификацияне арттыруда булышлык күрсәтү. Килүчеләр игътибарына Казан предприятияләрендә булган 15000 вакансия тәкъдим ителәчәк.
    Ярминкә эшчәнлегендә 58 оешма вәкиле катнашачак, алар 4900 вакант урын тәкъдим итә.
    Мобиль үзәктә профориентацияне тикшерү буенча тестирование утеп булачак.
    «Работа для Вас», «Работа сегодня», «1000 вакансий», «Твоя РАБОТА Казань» газетлары эш эзләүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк.
     Чара Казан шәһәре, Оренбург тракт урамы, 24 йорт, ВИКО (Казанская ярмарка) адресы буенча узачак. Башлана сәгать 10:00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International