Чирмешән районында Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция уздырдылар

2015 елның 15 мае, җомга
    Бүген Чирмешән районы "Доброе сердце" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Выход есть всегда” акциясен уздырды. Әлеге чара Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган.
    Чараның төп максаты балигъ булмаганнарда авыр язмыш сынауларында калган очракта ярдәм сорап ышаныч телефонына шалтратуларын мотивацияләү тора. Балаларның авыр  очракларда калганда уйламыйча куркыныч эшләр эшләве сер түгел, алар янында тиешле киңәш бирерлек олы кеше булмый.
    Үзәк белгечләр тарафыннан таратылган “Выход есть всегда” буклеты күп кенә сорауларга җавап табарга булышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International