Тукай районы “Шәфкать” үзәге тәрбияләнүчеләре күп ярыш буенча спорт чарасында катнашкан

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
    Бүген Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Спортивное движение” Җирле иҗтимагый инвалидлар оешмасы белән берлектә күп ярыш буенча спорт чарасы уздырды.
    Ярышлар Тлянче-Тамак тернәкләндерү интернат мәктәбендә узды. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан һәм “Верь в себя” проекты кысаларында  үткәрелде.
    Ярыш нәтиҗәләре буенча Тукай районы “Шәфкать” үзәге тәрбияләнүчеләре призлы урыннар алды, аларга грамоталар һәм медальләр бирелде, шулай ук барлык катнашучылар да өстәл уеннарына һәм татлы призларга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International