Жиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Балтач районы Дорга авылында яшәүче сугыш ветераны Василий Константиновның үзәк авыл урамыннан йортына керә торган юлына ремонт ясалды.
Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Герман Семеновка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллинга чиксез рәхмәтләрен белдерә.