Иртәгә Казанда “Ана изгелеге” программасын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итүдә Килешүгә кул куелачак

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
    Иртәгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев белән “Центр национальной славы” өлкәара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина  очрашуы узачак.
    Очрашуда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак. Министр Татарстан Республикасы балалы гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларын һәм Татарстан Республикасында 2015 нче елга чаклы Россия Федерациясе дәүләт гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру турында сөйлиячәк.
    Чараның нәтиҗәләре буенча “Центр национальной славы” үзәге белән Татарстан Республикасы хөкүмәте арасында “Ана  изгелеге” программасын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итүдә Килешүгә кул куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International