27 нче апрельдән 7 нче майга чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән.
Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә озак вакыт килми тору аркасында (соңгы тапкыр килгәннән соң 1 ай дәвамында күренмәү) учеттан төшерү турында карар кабул итү өлкәсендә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле тәртиптә тикшерү актлары төзелеп, кимчелекләрне бетерү турында приказ әзерләнәчәк.