Бөек Ватан сугышы инвалиды Иван Авдонин яңадан Ленинградта булып кайтты

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Тәтештә яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Иван Авдонин, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко чакыруы буенча, Җиңү көненнән 70 ел узуны бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты.
    Ветеранны самолеттан министрлыкның Тәтеш социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Илларионова каршы алды. Иван Николаевичны шәһәрнең архитектура ягыннан булган үзгәрешләр сокландырган, шулай ук Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербурглыларның кунакчыллыгы, игътибары сөендергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International