Бөгелмә “Радуга” үзәге хезмәткәрләре ветераннарның өйләрендә булып кайтканнар

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бәйрәм алдыннан Бөгелмәнең «Радуга»  халыкны социаль тәэмин итү үзәге  хезмәткәрләре  «Волонтер» үзәге вәкилләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып кайтканнар.
    Ветераннар шигырьләр, сугыш еллары җырларын тыңлаган. Ләкин бу көнне иң дулкынландыргыч бүләк – аз керемле гаиләләрдән булган балаларның үз куллары белән ясаган открыткалары иде. Балалар тере тарих шаһитлары булдылар, чөнки ветераннар сугыш еллары  хатирәләре белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International