Балык Бистәсендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Иртәгә Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш һәм уку урыннары ярминкәсе уткәрәчәк.

Биредә 8 оешмадан, 3 уку йөртыннан вәкилләр булачак. Алар түбәндәгеләр: МБОУ «Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе»,  МБОУ «Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе»,  ГАОУ СПО Агротехник техникумы,  «Агрофирма  «Кама-Агро» ҖЧҖсе, ПО «Кама», «Казан сөт-май комбинаты» ААҖсе,  МУП  «Метроэлектротранс»,  Район үзәк хастаханәсе,   Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Балык Бистәсе Агрохимсервис» ҖЧҖте, «Балык Бистәсе торак-коммунал сервис» ҖЧҖте.

Чара Балык Бистәсендә, Октябрьнең 60 еллыгы урамында 1нче йортта  урнашкан  Балык Бистәсенең агротехник техникумында узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International