ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Халыкара гаилә көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

2015 елның 15 мае, җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!

    Бүген без иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгелибез!
    Гасырдан гасырга гаилә – җәмгыять төзелешенең нигезе һәм һәрбер кешенең таянычы булды.
Гаилә ул - шундый кыйммәтле хәзинә ки, аңа дәүләт дәрәҗәсендә  ярдәм күрсәтергә һәм ныгытырга кирәк.
    Безнең көннәрдә гаилә институтының зур үсеш кичерүен күрү – зур бәхет ул. Узган ел эчендә генә республикада 32 547 гаилә теркәлгән. Моңа гаиләгә ярдәм, Ана һәм баланың сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте дә  зур булышлык күрсәтә.
    Гаиләнең җылы һәм яхшы атмосферасы могҗизалар эшләргә сәләтле, ул һәрберебезнең гомерендә очрарга мөмкин булган негатив моментларны җиңәргә булыша.
    Нәкъ менә гаиләдә булган атмосфера безне шәхес буларак формалаштыра, ә “гаилә” сүзе  еллар узу белән кеше гомеренең төп кыйммәте була бара. Гаилә ул – безнең иң якын кешеләребез! Алар ярдәме белән генә без яратырга, бер-беребез хакында кайгыртырга өйрәнәбез. Гаиләнең гореф-гадәтләрен саклау – илебезнең дә байлыгын саклау дигән сүз, ул аның киләчәге.
    Әлеге көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, ата-аналарга һәм балаларга  игътибарыбызны бирүнең яхшы бер сәбәбе булсын иде дип телим мин. Бу бәйрәм - барлык туганнарны зур бәйрәм өстәле артына җыйсын һәм барыгызны да нык, чиксез бәхетле гаилә итеп хис иттерсен иде. Өегездә бәхет, мәхәббәт, күңел тынычлыгы һәм гармония тантана итсен!

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International