Шушы көннәрдә Питрәч районының “Шатлык” приютында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Бу чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Михаил Козлов һәм Нина Куприянова чакырылды.
Ветераннар балаларга сугыштагы хәрби батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар тын да алмыйча тыңлады һәм бабаларыбызның батырлыгына сокланды. Приютта тәрбияләнүче балалар үз чиратында ветераннарны сугыш турындагы җырлар, шигырьләр белән шатландырды, аларга озын гомер һәм ныклы сәламәтлек тә теләде.