Бүген Казанның тимер юл вокзалында Мәскәүдә узган Җиңүнең юбилей парадында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны каршы алдылар. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министрның урынбасары Ирина Просвирякова һәм Казан суворов хәрби училищесы тәрбияләнүчеләре катнашты.
Бүген Русиянең башкаласыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче бердәнбер Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов кайтты. “Красная Площадьта Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел уңаеннан уздырылган Җиңү парады аеруча гаять зур вакыйга”, - дип үз тәэсирләре белән бүлеште Советлар Союзы Герое. Сугыш ветераннары өчен Мәскәүдә узган Җиңү парадын күрү ул – зур бәхет, дип ассызыклады ветеран. Борис Кузнецов җыелган кешеләргә Красная Площадьта узган тантана турында сөйләде. “Россия армиясенең көчен һәм матурлыгын күрсәтә алдылар безнең егетләр, бу бик мөһим”,- дип өстәде ул. Борис Кузнецов шундый зур тантананы күрергә мөмкинчелек биргәннәре өчен республика җитәкчеләренә зур рәхмәтен белдерде.