Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче Технопарк Татарстан Республикасында «Җиңүнең 70 авазы» исемле проект игълан итте. Әлеге проектны куәтләп Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүген «Шигырь уку марафоны» булып узды.
Шигъри кичәдә танылган шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның иҗатыннан дәһшәтле сугыш темасын яктырткан урыс һәм татар телендәге әсәрләр укылды. Бу марафонда интернатта яшәүче төрле яшьтәге инвалидлар һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр катнашты.
Җиңүнең нинди кайгы-хәсрәтләр, югалтулар, сыкраулар, күз яшьләре бәрабәренә яулап алынуын әдәбият битләрендә урын алган, күңел кылларын тибрәтерлек шигъри юллар аша тагын бер кат хәтердә яңарттылар. Шигъри марафонның тыныч һәм дустанә мөхиттә узуына, чарада катнашкан һәр кеше үз өлешен кертте.