Министрлык 9 май бәйрәме яллары хакында хәбәр итә

2015 елның 8 мае, җомга

Төрле оешма эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган, бәйрәм көне дип санала.

2015 елда эш көне булмаган, бәйрәм көне 9 май ял көне – шимбәгә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, ял көне эшләмәгән бәйрәм көне белән бергә туры килә икән, ул бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә. Шул исәптән, эшләми торган ял көне 9 май шимбәдән, 11 май - дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, эш атнасын биш көнлек дип караганда 9, 10 һәм 11 май ял көннәре булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International