Бөгелмәнең “Возрождение” тернәкләндерү үзәге белгечләре патриотик чара үткәрде

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
    Бөгелмәнең «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре белән очрашу узды.
    Чарада Заглядиннар гаиләсе катнашты. Алар бергә ярты гасырдан артык яшәгән. Александр Степанович солдатларыбызның батырлыгы, авыр хезмәт көннәре турында сөйләде. Аның һәрбер сүзе гимн кебек яңгырады. Үлгәннәргә тугел, ә исәннәргә кирәк булган хатирәләрне хөрмәтләүне теләде ул яшьләргә.
    Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый “буыннар очрашуы” “Ватан” төшенчәсен аңлау, балада үз илеңнең гражданины булу – ул горурлык дигән хисне тудыру өчен бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International