Түбән Камада һөнәрләр фестивале узачак

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында районның башкарма комитеты мәгариф идарәсе белгечләре белән берлектә "Түбән Каманың һөнәрләр дөньясы" дигән һөнәрләр фестивале уздырачак. Бу чара мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.
Фестивальдә урта мәктәпләрдә, көллиятләрдә, гимназияләрдә, өстәмә белем учреждениеләрендә  9 нчы сыйныфта белем алучы 500 дән артык  укучы катнашачак.  Биредә шулай ук Түбән Кама агросәнәгать көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Түбән Кама технология көллияте, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International