ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аксубай районында эшлекле сәфәр белән булып кайтты.  Эш көнен ул районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашудан башлап җибәрде.
Аннан соң министр районның социаль учреждениеләрен - Аксубай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Федоров исемендәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен махсус интернатны карады.
Министр билгеләгәнчә, районның социаль хезмәткәрләре  эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып баралар. Ул аеруча кискен кисәтүләр ясамады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International