Спасс районының 250 укучысына һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелгән

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Спасс районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Бинк" социаль-эшлекле клубы белән берлектә 8-11 нче сыйныфларда белем алучы  250 укучыга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтте.  Бу көнне бөтен укучылар да һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелү турында анкета тутырды. Яшьләр арасында иң популяр һөнәрләр дип  токарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, механик, газ котельныйлары операторы, туризм һәм кунакханә бизнесы буенча менеджер, мөлкәтне бәяләүчеләр, юрист һөнәрләре  табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International