Бүген Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган конференция булып узды. Әлеге чарага Азнакай муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре, хезмәтне саклау белгечләре чакырылган иде.
Биредә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге җитәкчесе Т.Манжосова «Татарстан Республикасында хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы, хезмәт шартларын яхшырту дәрәҗәсе» дигән темасына доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук «Азнакай «Нефтемаш» заводыннан хезмәтне саклау белгече хезмәтне саклау сферасындагы янарышлар турында, Азнакай муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсеннән авыл хуҗалыгы сферасында хезмәтне саклау буенча алып барылган эшләр турында да чыгышлар булды.
Әлеге конференциядә Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шайдуллин, хезмәтне саклау координацион советы председателе Н.Нагимов, хезмәтне саклау координацион Совет председателе урынбасары А.Шамсутдинов , координацион совет әгъзалары да катнаштылар.
Шулай ук 2015 елның апрель аенда Азнакай районында хезмәтне саклау айлыгы кысаларында уздырылган «Брейн-ринг» конкурсында җинүчеләр бүләкләнде.