«Управляющая компания «Индустриальный парк Камские Поляны» җәмгыяте вакансияләр тәкъдим итте

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген Кама Аланы бүлеге буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Эш бирүче көне" узды. Эшсез һәм эш урыннары эзләүче гражданнарга «Управляющая компания «Индустриальный парк Камские Поляны» җәмгыяте вакансияләр тәкъдим итте.
Ярминкәгә килүчеләр 32 вакансия арасыннан үзләренә эш урыннары сайладылар.
Теләге булган һәркем производство җитәкчесе белән аралаша, эшкә карата таләпләр белән таныша, сорауларына җаваплар таба  алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International