Әлмәтнең "Ветеран" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе узган

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Әлмәтнең "Ветеран" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе узган. Хезмәткәрләр тарафыннан  ял итүчеләр өчен лекцияләр, Пенсия фонды белгече, Әлмәт районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкиле белән очрашулар уздырылган. Социаль яклау идарәсе белгечләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә яңа закон белән кергән  үзгәрешләр аңлатылган.
Үзәктә шулай ук Әлмәтнең Рәис Нәгыймов исемендәге Балалар музыкаль мәктәбе педагоглары коллективы көче белән ветераннар һәм инвалидлар өчен концерт та әзерләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәлим Иванов һәм Петр Буяков белән очрашу үткән.
Аннан тыш, 11 ял итүче өчен Әлмәт татар дәүләт драма театрына "Героика һәм Җиңү җыры" дигән спектакльгә билетлар бүләк ителгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International