Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт династияләре турында проектлар конкурсы уздырыла

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
"А дан Я га кадәр һөнәри юнәлеш бирү" күчмә анти-кафесы" проекты кысаларында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге урта сыйныф укучылары арасында хезмәт династияләре турында проектлар конкурсы игълан итте. Конкурсның максаты эшче һөнәрләрнең һәм инженер белгечлекләренең  престижын күтәрү, яшьләрдә эшче һөнәрләренә укуга мотивация булдырудан гыйбарәт.
Конкурска старт "Мәгариф. Карьера-2015" вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсендә бирелгән. "Хезмәт династиясе. Җир хезмәтчәннәре" дигән иң беренче проект эше ярминкәне ачу буенча рәсми тантана вакытында тәкъдим ителгән булган.  Бу хезмәтне Колшәриф авылы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Зәлия Саттарова әзерләгән. Аның гаиләсендәге гомуми хезмәт стажы 140 елны тәшкил итә.
Бу конкурста катнашырга теләге булган мәктәп укучылары үзләренең проект эшләрен Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бу елның 1 нче июненә кадәр тапшыра алалар.
Белешмәләр өчен телефон: (88553) 32-34-99.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International