Кукмара районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштырдылар

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Укучыларны хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган  һөнәрләр белән  таныштыру һәм аларда һөнәри  белем алуга  кызыксыну уяту максаты белән Кукмараның мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан алдынгы технологияләр куллана торган һәм үз тармакларын  хезмәт базарында уңышлы тәкъдим итә алган район хуҗалыкларына һәм төрле оешмаларга таныштыру экскурсиясе үткәрелде.

Беренче экскурсия Кукмараның  “Хыял” исемле тегү фабрикасында үтте. Биредә укучылар тегү һәм җитештерү бүлекләре белән таныштылар, җитәкчеләр һәм белгечләр белән әңгәмә үткәрделәр.

Тугызынчы сыйныф укучылары “Вахитов” исемендәге кооперативта үткәрелгән экскурсия барышында мегаферманың яңа технологияләре, шул исәптән “Параллель2х24”  сыер саву залы  белән таныштылар.

Кукмараның авыл хуҗалыгы көллиятендә 8 нче сыйныф укучыларын уку йортының торышы белән һәм авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча укыту программалары белән таныштырдылар.

Моннан тыш экскурсия Кукмараның металл савыт-саба заводы һәм җаваплыгы чикләнгән “Восток” оешмасында да үтте. Экскурсиядә катнашучылар белгечләр белән аралашып, биредәге оешманың яңалыклары турында мәгълүмат алдылар.

Укучылар әлеге төр экскурсияләрне һөнәри юнәлеш бирә торган чаралар арасында уңай эмоцияләр калдыра торган һәм биредәге инженер белгечлекләре турында конкрет күзаллау тудыру өчен иң кулай чара дип саныйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International