Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәкләр

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

6 май көнне Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Әлеге чарада түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: банк хезмәткәре, җыештыручы, бетон һәм тимер-бетон конструкцияләр буенча контролер, контролер, икътисадчы, хисапчы, реклама буенча менеджер һ.б.

Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Түбән Кама шәһәре, Бызов ур. 20а – 222каб.

Мәгълүматлар өчен телефон: (8555)42-68-00.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International