Җиңү көне бәйрәме алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталар берлеге» тарафыннан оештырылган акциядә катнаштылар. Чара кысаларында Үзәк хезмәткәрләре сугыш елларының күренекле музыкаль әсәрләренең берсен башкардылар.
Әлеге инициативаның төп максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм Ватаныбызның каһарманлык тарихын мәңгеләштерү. Акция илебезнең тарихи мирасына хөрмәт йөзеннән генә түгел, патриотик тәрбиянең мөһим элементы да булып тора.