Зәй районы "Шатлык" үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән чираттагы чара уздырылган

2015 елның 24 апреле, җомга
Зәй районы "Шатлык" халыкка социаль ярдәм комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән чираттагы чара уздырылган. Үзәк директоры Лидия Ларионова  социаль хезмәткәр эшенең төп аспектларына тукталган.  Бүлекчә мөдире Любовь Плешкова өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында сөйләгән. Социаль эш буенча белгеч Светлана Сало хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәргән.
Социаль мошенниклык күренешен кисәтү  максатыннан юристконсульт Надежда Попова социаль хезмәткәрләрне мошенниклыкның төрләре белән таныштырган, саклану юлларын аңлаткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International