Шушы көннәрдә Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәрхәмәтле эшләр эстафетасы көненә багышланган ”Игелекле эшләр көне” hәм “Чиста тәрәзә” акцияләре уздырды. Үзәк карамагындагы 43 сугыш ветеранына ярдәм күрсәтелде. Социаль хезмәткәрләр йорт тирәләрен җыештырды, тәрәзә-идәннәр юды, өйләрне тәртипкә китерде.
Шулай ук 28 өлкән яшьтәге кешеләргә hәм инвалидларга тозлы булмәдә булып кайтырга мөмкинлек тудырылды.