Мөслимнең “Маяк” үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе үткәрелде

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

“Язгы мәрхәмәт атнасы” акциясе кысаларында Мөслимнең “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре берничә чара оештырды. Мәрхәмәтле эшләр эстафетасының беренче көнендә гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлекчә белгечләре район үзәгендә үтәчәк акция  турында буклетлар таратты. “Дуслык көне”ндә оешманың психологы Мөслим радиосында төрле милләтләрнең тату итеп янәшә яшәве турында сөйләде. Шулай ук атна дәвамында балалар өчен китап җыю өмәсе оештырылды,  бу китаплар Минзәләнең “Тургай” балалар приютына тапшырылды.

Акция кысаларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең ихата тирәләрен, өйләрен җыештыруны оештырдылар. Гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлекчә белгечләре учетта торучы, авыр тормыш шартларына эләккән балалар белән берлектә субботниклар үткәрде. Бу чараның төп максаты – балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, аларны тәртипкә, эшкә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International